Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы кайбер йортларда су бетәчәк. Бу суүткәргеч тоташтыру эшләренә бәйле.
26 октябрьдә 9.00 сәгатьтән башлап 27 октябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр Чистай урамы буенча 69, 84/11 адресларында су бетеп торачак.
Сулы автоцистерналар йортларда яшәүчеләрдән килгән заявкаларга карап урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП матбугат хезмәте.
http://www.kzn.ru/news/56193-v-nekotoryh-domah-novo-savinovskogo-rajona-kazani-ne-budet-vody