ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге “2016 елда тарифларны җайга салу һәм 2017 елга дәүләт тарафыннан җайга салучы органнарның бурычлары” Россиякүләм семинар-киңәшмәсендә катнашты

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

2016 елның 20-21 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов һәм рәиснең беренче урынбасары Александр Штром Ялта шәһәрендә булып узган “2016 елда тарифларны җайга салу һәм 2017 елга дәүләт тарафыннан җайга салучы органнарның бурычлары” Россиякүләм семинар-киңәшмәсендә катнаштылар.

Семинар-киңәшмә кысаларында тарифларны җайга салу һәм контрольдә тотуны җәелдерү буенча стратегик мәсьәләләр карап тикшерелде. Асылда, ТКХ өлкәсендә тарифлар турындагы законнарга үзгәрешләр кертү, дару препаратларына булган бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу, электр челтәрләре комплексы эшчәнлеген тарифлар ягыннан җайга салуда гамәлдә булган алымнарны камилләштерү мәсьәләләре каралды, ТКХ ДМС системасын, газ белән тәэмин итү буенча төбәк базарларын, электр энергетикасы вазифалавының нәтиҗәләрен үстерү перспективалары һәм аларны алга таба үстерү планнары турында фикер алышынды.

Чара тарифларны җайга салу вәкаләтен башкару һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләрендә федераль һәм төбәк хакимияте органнары арасында диалог урнаштыру максатында уздырылды.

Монополиягә каршы федераль хезмәт (МФХ) тарафыннан эшләнгән, тарифларны җайга салу принципларын үз эченә алган яңа закон проекты иң әһәмиятлесе булды. Эшләнгән нигезләмәләр буенча тарифлар буенча бәя билгеләүдә оператив регуляторика белән генә йогынты ясап калмыйча, социаль әһәмияткә ия булган хезмәтләргә карата юридик кысаларда даими рәвештә гамәлдә булган тарифлар булдыру да планлаштырыла, ягъни дәүләт тарифлар өлкәсендәге инфляциягә икътисади чаралар белән генә түгел, ә юридик яктан да каршы торачак.

Монополиягә каршы ведомство җитәкчесе Игорь Артемьев фикеренчә, үзкыйммәт принцибына, “чыгымнарга карап тарифлар” кебек фиктив һәм тикшерелми торган принципка таянып эш итү ялгыш, аңа алмашка башкалары килерегә тиеш. “Компания үзенең сарыфларын киметергә һәм юнәлешле булмаган активлардан арынырга тиеш”, – диде И.Артемьев.

МФХ җитәкчесе шулай ук тарифларны җайга салу өлкәсендә һөнәри әзерлекнең кирәк булуына да зур игътибар юнәлтте: “... РЭКларның җаваплылыкларын арттырырга кирәк. Асылда, РЭКларның җитәкчеләре һөнәри белемгә ия булырга, биш ел саен имтихан тапшырырга, ә МФХ РЭКлар тарафыннан кабул ителгән законсыз тариф карарларын гамәлдән чыгару хокукына һәм, РЭК гамәл кылмаганда, тарифларны мөстәкыйль билгеләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, – дип саный И.Артемьев.

И.Артемьев җайга салынулы оешмаларның эшмәкәрлек табышы турындагы мәсьәләне дә күтәрде. “Бүген эшмәкәрлек табышы, компаниянең нинди эшчәнлек башкаруына карамастан, 5% күләмендә салына. Без гарантияле өлешен 1% кадәр киметергә тәкъдим итәбез, ләкин компанияләр үз эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәтләр күрсәтүнең шул ук сыйфат һәм күләм күрсәткечләрендә сарыфларны янга калдыру хисабына 5% ирешә алачак. Шул рәвешле, 5-10 ел эчендә сарыфларны киметергә һәм компанияләрнең инвестиция ягыннан кызыксындыргыч өлешен арттыруга ирешергә мөмкин”, – дип саный И.Артемьев.

“Бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында” Федераль закон проектының төп принциплары хакында семинарда катнашучыларга Монополиягә каршы федераль хезмәт (Россия МФХ) җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский сөйләде:

-  тарифларны икътисади нигезләнешкә карап билгеләү;

-  тарифларны билгеләүнең озак вакытлы чоры;

-  җайга салучы субъектларның һәм җайга салучы органнарның эшчәнлекләре ачык булу;

- тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу гамәлгә ашырыла торган өлкәләрдә эшмәкәрлек эшчәнлеген башкару өчен тотрыклы һәм дискриминацияле булмаган шартлар тудыру.

Болар белән берлектә, МФХ башлыгы табигый монополияләрнең эшчәнлегендә мәгълүмат ачыклыгына кагыла торган төзәтмәләргә тукталды, алар документларны һәм материалларны җыю, анализлау, эшкәртү процессларын бердәи электрон җайга салу системасын төзүне күздә тота: “Тарифларны билгеләү эше электрон рәвешкә күчерелергә тиеш. Мондый чаралар кулланучылар өчен тиешле мәгълүматны нәтиҗәле һәм аңлаешлы итеп ачачак” – диде хезмәт башлыгы урынбасары.

Җайга салынулы оешмаларның эшендә яңа өстенлекле принцип – “сыйфат өчен табыш”, стимуллаштыру характерындагы механизмнар булдыруны күздә тота, дип билгеләде үз чыгышында Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Виталий Королев. Аның фикеренчә, эшмәкәрлек табышын хисаплау күләме хезмәтләрне күрсәтүнең ышанычлылыгына, сыйфатына, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны тормышка ашыруга бәяләнгән булырга тиеш.

Болар белән берлектә, Виталий Королев 2017 елга тариф кампаниясен узу буенча МФХнең якын киләчәктәге планнарын да билгеләп үтте, шул исәптән:

- электр һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча тарифларның минималь һәм максималь дәрәҗәләрен билгеләү;

- җитештерүчеләр тарафыннан 25 МВт күбрәк күләмдә электр һәм җылылык энергиясен катнаш режимда эшләнә торган җылылык энергиясенә чик күләмдәге тарифларны билгеләү;

- 2017 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия ЕЭС кысаларында электр энергиясен (куәтен) җитештерү һәм җиткерү буенча җыелма фараз балансын кабул итү.

Ул шулай ук тарифларны җайга салуның сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын да санап үтте:

- нормалаштыру чыгымнарын һәм эталон (типик) чыгымнарны кертү;

- инвестиция программаларын килештерү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту тәртибенә карата алымнарны камилләштерү;

- җайга салынулы оешмаларга карата таләпләрне арттыру;

- җайга салынулы оешмаларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга карата стимуллаштыру механизмнарын булдыру.

Торак-коммуналь хуҗалык темасына күчкәндә, ул берничә әһәмиятле документ турында хәбәр итте, алар көндәшлек базалы элементына әвереләчәк: Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә бәя билгеләү нигезләренә карата эшләнгән төзәтмәләр һәм дискриминацияле булмаган файдалану кагыйдәләре, боларның барысы да ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның хезмәтләренә карата тигез мөмкинлекләрне камилләштерүгә корылган. “Тарифлар беренче мәртәбә инфляция дәрәҗәсеннән түбән билгеләнде. Шул рәвешле, дәүләт тариф сәясәте аша кулланучыларга уңайлы шартлар тудыра һәм кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен мөмкинлек бирә”, – диде хезмәт башлыгының урынбасары. 

Иң яхшы халыкара тәҗрибәләрне исәпкә алып, Табигый монополияләр өлкәсендә тарифларны җайга салуны стимуллаштыру стратегиясен төзү хакында үзенең чыгышында Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин әйтеп үтте, ул билгеләп үткәнчә, яңа тариф сәясәтенең өстенлекләре “чыгымнар плюс” принцибы буенча җайга салудан, җайга салынулы компанияләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән стимуллаштыручы җайга салуны исәпкә алып, “инфляция минус” принцибы тарафыннан күченә. 

Анатолий Голомолзинның докладында тарифларны җайга салу һәм төрле тармак товар базарларында, шул исәптән торбаүткәргечле нефть транспорты һәм нефть продуктлары, табигый газ базары (газга карата бәяләр, торбаүткәргечле транспортка карата тарифлар, газ челтәрләренә тоташтырган өчен түләү), авиация (аэропортларның хезмәтләре һәм авибилет бәяләре), электр энергетикасында, торак-коммуналь хуҗалык комплексында бәяләрне ирекле билгеләүнең яңа алымнары буенча мисаллар китерелде. Россия МФХ башлыгы урынбасары РФ башка субъектларыннан килгән вәкилләргә Төмән өлкәсе һәм ХМАО алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнергә һәм үз төбәкләрендә тәҗрибәдә кулланып карарга киңәш итте.

Түбәндәге сайтлардан алынган материаллар буенча:

Россия МФХ:http://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=47516

Мәскәү өлкәсенең бәяләр һәм тарифлар буенча комитеты:http://ktc.mosreg.ru/multimedia/novosti/novosti/21-10-2016-15-04-09-sm-primechanie/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International