19 октябрьдән башлап 30 ноябрьгә кадәр Казанда Бассейн һәм Пушкин урамнары буенча хәрәкәт итүне өлешчә туктатып торачаклар.
Хәрәкәт итү Пушкин урамы буенча 78 санлы бина тирәсендә Пушкин урамы белән Бассейн урамнары кисешенә кадәр, автотранспорт чаралары Бассейн урамыннан “Казан” МКҮ таба бара торган юнәлештә чикләнәчәк. Шулай ук Бассейн урамы буенча 1 санлы бина тирәсендә дә, Зур Кызыл урамыннан Пушкин урамына таба хәрәкәт итү юнәлешендә, Пушкин урамы кисешенә кадәр чикләнәчәк.
Бу чорда биредә вакытлы төзелеш киртәләрен урнаштыру эшләре планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Дмитрий Рогулин/ТАСС