Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. 2016-2018 елларга кулланучыларга “Осиновоның җылы белән тәэмин итү компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җиткерә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
2. “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.
3. “Алабуганың җылылык челтәрләре предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында җиткерелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.