13 октябрьдән башлап 24 октябрьгә кадәр Казанда Кызыл октябрь һәм Уфа урамнары кисешендәге (4 санлы йорт янында) транспорт йөри торган юлның бер өлеше ябык булачак.
Юлны ябу эшләре газүткәргечләрне салуга бәйле, дип хәбәр иттеләр Казанның тышкы төзекләндерү комитетында.
Автомобильчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләрендәге таләпләрне үтәргә кирәк.