Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Электр челтәрләре предприятиесе – НК” ҖЧҖ электр челтәрләренә “Солтекс” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырганга түләү килештерү хакында.

2. . “Электр челтәрләре предприятиесе – НК” ҖЧҖ электр челтәрләренә ШЭ Ерашов А.С. энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырганга түләү килештерү хакында.

3. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына “Грань” ҖЧҖ объекты – Родина урамы буенча 26 йорт адресы буенча торак комплексын шәхси тәртиптә тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

4. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына “ТСИ” ҖЧҖ объекты – Родина урамы буенча 26 йорт адресы буенча торак комплексын шәхси тәртиптә тоташтырган өчен түләү килештерү хакында .

5. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте өчен җыентык суларны транспортлауга карата тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International