ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты өлкәннәрне хөрмәтләде

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

2016 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, өлкәннәр көне декадасын бәйрәм итү кысаларында, ТР ТДК өлкәннәрен хөрмәтләде. Гадәткә кергәнчә, һәр көздә ведомство тарафыннан шундый очрашулар үткәрелә.

Быел мәртәбәле кунаклар хөрмәтенә Татарстан Республикасының Милли музеенда экспозицияләргә күрсәтмә экскурсия үткәрелде.

Чара кафеда тантаналы төшке аш артында тәмамланды, анда Дәүләт комитеты җитәкчелегеннән ветераннарга республиканың дәүләти җайга салу хезмәтен торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Чакырылган кунакларга бүләк рәвешендә истәлекле фотосурәтләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International