Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ үзәкләштерелгән су бүлү системасына “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе объекты – “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Россия почтасы” ФДУП Казан логистика почта үзәге төзелеше” объектын шәхси проект буенча тоташтырганга түләү килештерү хакында.

2. “Әлмәт-Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең объекты – “Әлмәт ш., Р.Галиев урамы буенча 31 й. адресында урнашкан, Әлмәт ш. К/4.11-3 кишәрлегендәге “Алсу” мкр. котельные терәп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны шәхси проект буенча тоташтырганга түләү килештерү хакында.

3. “Әлмәт-Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су бүлү системасына “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең объекты – “Әлмәт ш., Р.Галиев урамы буенча 31 й. адресында урнашкан, Әлмәт ш. К/4.11-3 кишәрлегендәге “Алсу” мкр. котельные терәп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны шәхси проект буенча тоташтырганга түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International