ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Яшел Үзәндә һәм Васильевода пассажирларны һәм багажны автомобиль транспортында ташуларга карата тарифлар билгеләде

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) “Экспресс” ҖЧҖ ташучысының Яшел Үзән шәһәрендә һәм Яшел Үзән муниципаль районының Васильево штп даими ташуларның муниципаль маршрутларында пассажирларны һәм багажны автомобиль транспортында даими ташуларга карата максималь дәрәҗәдә чик күләмдәге траифларны билгеләү турындагы гаризасын карап тикшерде, аның белән Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты мөрәҗәгать итте.

Тарифлар түбәндәге дәрәҗәләрдә билгеләнде:

билетны транспорт салонында акчага сатып алганда – 20 сум;

юл бәясен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә, бер мәртәбә барган өчен  – 18 сум;

юл бәясен озак файдаланыла торган, 50 мәртәбә баруга исәпләнгән билет ярдәмендә түләгәндә – 15 сум.

Тарифларны арттыру түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасы кысаларында хәрәкәт составын яңарту;

ягулык-майлау материалларына, шиннарга һәм запас өлешләргә бәяләрнең үзгәрүе.

Тарифларның уртача артымы 9,2% тәшкил итәчәк.

Законнар нигезендә тарифлар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында рәсми рәвештә бастырып чыгарылганнан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International