1 октябрьдә Татарстанда республикада гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе булып узды.
Агач утырту эшләре ике кишәрлектә узды – Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгы территориясендә һәм Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территориясендә.
Татарстанда ел саен уза торган “Урман утырту көне” ике этапта узды: язын – май аенда, көзен – октябрьдә.
Көзге “Урман утрыту көне” акциясе нәтиҗәләре буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агач утыртуга җәлеп ителгән агачлар саны буенча уңай динамикага өмет итәләр. Алар Татарстанның төп урман булдыручы токымнарын тәшкил итәчәк — нарат, юкә, каен, чыршы, балан, миләш.