Ел саен уза торган “Россиянең коммуналь комплексы һәм электр энергетикасы тарифларын җайга салу. ТКХ ДМС эшләү” IX Россиякүләм гамәли семинар турында

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның 26-28 октябрендә Мәскәүдә ел саен уза торган “Россиянең коммуналь комплексы һәм электр энергетикасы тарифларларын җайга салу. ТКХ ДМС эшләү” IX Россиякүләм гамәли семинар узачак.

Семинар программасы буенча, чара кысаларында, тариф сәясәтенә һәм су белән тәэмин итү, су бүлү, җылы белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы өлкәсендә бәя билгеләүгә, ТКХ ДМС, ККК чыгаруның яңа кагыйдәләренә, 44-ФЗ белән эшләүгә, турыдан-туры шартнамәләргә күчүгә бәйле булган һәм күп кенә башка төрле әһәмиятле мәсьәләләр карап тикшереләчәк. Әлеге тема буенча хакимият органнары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук тармактагы эксперт-гамәлчеләр актуаль фикерләрен җиткерәчәкләр.

Семинарның төп темалары:

• 2016-2018 елларда тарифларны җайга салуның төп принциплары.

• ТКХ ДМС системасында эшләү теориясе һәм тәҗрибәсе

• ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фондыннан финанс чараларын алу тәртибе

• Законнарга кертелгән соңгы үзгәрешләр һәм яңалыклар буенча аңлатмалар

• 2017 елда законнарга планлаштырыла торган үзгәрешләр

• Илнең коммуналь системасын үстерүгә карата социаль- икътисади фараз

• ККК утильләштерү өлешендә законнардагы яңалыклар

• Су белән тәэмин итүдә һәм су бүлүдә тарифларны җайга салу

• Җылы белән тәэмин итүдә тарифларны җайга салу

• Электр энергетикасында тарифларны җайга салу

• Концессия килешүләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм куркынычлары

• ТКХ өлкәсендә кабул ителгән һөнәри стандартларны куллану

• Турыдан-туры шартнамәләр: өстенлекләре һәм кимчелекләре, шартнамә схемалары һәм штраф санкцияләре

• 2016 елның 29 июнендәге “Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү мәсьәләләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” № 603 карарны аңлату

• Электр челтәрләренә технологик тоташтыру кагыйдәләре

• “44-ФЗ буенча сатып алуларга күчүгә әзерлек планы”

• Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бәхәсләрне судта һәм судтан тыш җайга салу тәҗрибәсе

Чара күп кенә кызыксындырган сорауларга җавап табуда һәм яңа белемнәр алуда һөнәри мәйданга әвереләчәк. Семинар кысаларында анда катнашучылар башка өлкәләрдән килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашачак, тармак экспертларыннан киңәшләр алачак, үз предприятиесендәге гамәли проблемалары турында фикер алышачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International