Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты искәртә: су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның 2016 елның 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсендә мәгълүмат белән кирәкле мәгълүматларны билгеләнгән вакытларда тапшырырга кирәк.
Тутыру өчен кирәкле хисап рәвешләре "БМАС" ФДМС системасы аша җибәрелде, шулай ук Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылды: "Документлар", "Җайга салынулы оешмаларга" ("Коммуналь комплекс оешмалары", "Электр һәм җылылык энергетикасы" бүлекчәләре).
Мәгълүмати хат: 23.09.2016 №3-27/2302