Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы Казан ТЭЦ-1 электр энергиясен җитештерү буенча объектларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
2. “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016 елга Татарстан Республикасында торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында" 18.11.2015 №10-29/кс карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.