Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын килештерү хакында.
2. “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы Казан ТЭЦ-1 электр энергиясен җитештерү буенча объектларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
3. “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.