2016 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Дәүләт комитетының иҗтимагый советы утырышы булды. Иҗтимагый совет рәисе Н. Борознов җитәкчелегендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын яңадан карау турында.
2. Тариф карарларын кабул итү буенча методологик нигез буларак Альтернатив бәя һәм икътисади рента концепциясе буенча эшләр барышы турында.
3. Дәүләт комитеты карамагындагы иҗтимагый советның 2017 елга эшләр планына тәкъдимнәр кертү турында.