Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы булган Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына “Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе объекты – “Казан зоопаркы”н шәхси тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.
2. “Татарстан почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе объекты – “Почта России” Федераль Дәүләт Унитар Предприятиесе филиалы – “Почта России” ФДУП Казан Логистика Почта Үзәге төзелеше”н “Казан” халыкара аэропорты” ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Замелекесье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. “Замелекесье” 22 микрорайонындагы 10 катлы 22-03 торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.