ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан даруханәләрендә гомер өчен әһәмиятле даруларга берәмтекләп сату бәяләрен формалаштырганда өстәмә сәүдә бәяләрен арттыру очракларын ачыклады

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең 26.03.2016 №ДМ-П12-1826 йөкләмәләр исемлегендәге 11 пунктны үтәү максатында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының административ тәҗрибә бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең 10 даруханә учреждениесендә (“Примула” ҖЧҖ, ШЭ Гайфетдинов Л.Р., “Арта-Фарм” ҖЧҖ, “Сакура-фармация” ҖЧҖ, “Пульс” ҖЧҖ, “Золотой лотос” ҖЧҖ, “Полимед” ҖЧҖ, “Сапфир” ҖЧҖ, “Социаль даруханәләр” ҖЧҖ, “Фармленд-Поволжье” ҖЧҖ) төрле бәя категорияләрендәге гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратларына (алга таба – әһәмиятле дарулар) бәя билгеләү тәртибен үтәү предметына карата тикшерү үткәрделәр.

Аерым бер әһәмиятле даруларга берәмтекләп сату бәяләрен формалаштырганда өстәмә сәүдә бәяләренең билгеләнгән чик күләмдәге дәрәҗәләрен арттыру очраклары 3 даруханә учреждениесендә (“Пульс” ҖЧҖ, “Полимед” ҖЧҖ, “Социаль даруханәләр” ҖЧҖ) ачыкланды. Аталган юридик затларга һәм аларның вазифаи затларына карата РФ КоАП 14.6 ст. 1 өлеше буенча кузгатылган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә штрафлар салыну турында тиешле карарлар чыгарылды.

Дәүләт комитеты даруханә учреждениеләренең гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган дару препаратларын күмәртәләп һәм берәмтекләп сату буенча чик күләмдәге өстәмә бәяләрне исәпкә алган бәяләр буенча сатарга тиешле булуы хакында искәртә.

Татарстан Республикасында гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле даруларга җитештерүчеләрнең фактта сатып җибәрү бәясенә карата чик күләмдәге өстәмә күмәртәләп һәм берәмтекләп сату бәяләре Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 19.02.2010 № 8-1/соц карары (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 21.08.2010 № 8-3/соц карары төзәтмәсендә) белән билгеләнде.

Чик күләмдәге өстәмә күмәртәләп сату бәяләре түбәндәге бәя төркемнәре буенча билгеләнде: 50 сумга кадәр – 15%; 50 сумнан 500 сумга кадәр – 13%; 500 сумнан артык – 11%.

Чик күләмдәге өстәмә берәмтекләп сату бәяләре, бәя төркемнәре буенча түбәндәге дәрәҗәләрдә тиешенчә билгеләнде: 32 %, 30 % һәм 23,4 %.

Билгеләнгән чик күләмдәге дәрәҗәдән артып китә торган күләмдә өстәмә бәя кую бәя билгеләү буенча билгеләнгән тәртипне бозу булып санала, моның өчен РФ КоАП 14.6 статьясында административ җаваплылык каралган. Әлеге санкциядә вазифаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салу яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итү; юридик затларга дару препаратын дәүләт тарафыннан җайга салына торган өстәмә бәяләрне нигезсез арттырып сатудан артыгы белән алынган табышның икеләтелгән күләмендә административ штраф салу күздә тотыла.

Фото: Елена Рябикова, Fotolia/PhotoXPress.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International