“Экстремизмга – юк!” айлыгы гадәт буенча көзнең беренче аенда уза. Айлыкның төп максаты – республикада милләтара һәм конфессияара килешенгәнлекне ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә барлыкка килгән бәрелешләрне юкка чыгару, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремистлык идеологияләре күренешләренә ризасызлык атмосферасын булдыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру.
Татарстан Республикасы Президентының 25.08.2016 №509 әмернамәсе белән расланган “Экстремизмга – ЮК!” айлыгын үткәрү буенча чаралар планы кысаларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында хезмәткәрләр арасында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта нинди гамәл кылырга кирәклеге буенча инструктаж үткәрелде. Ведомствода эшләүчеләргә янгын сүндергечләрнең урнашкан урыннарын күрсәттеләр һәм аннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Моннан тыш, ашыгыч эвакуация очрагында гамәлләрнең тәртибе буенча күнекмәләр үткәрелде, хәбәр итү буенча техник чаралар тикшерелде.