Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы булган  Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына “Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе объекты – “Казан зоопаркы”н шәхси тәртиптә тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

2. “Татарстан почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе объекты – “Почта России” Федераль Дәүләт Унитар Предприятиесе филиалы – “Почта России” ФДУП Казан Логистика Почта Үзәге төзелеше”н “Казан” халыкара аэропорты” ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

3. “Замелекесье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. “Замелекесье” 22 микрорайонындагы 10 катлы 22-03 торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International