Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, Казанда җылыту чорының башлануы хакында, һава шартларын исәпкә алып, башкарма комитет әмернамәсе буенча билгеләнәчәк.
Казандагы барлык 5403 күпфатирлы йорт һәм 800 социаль өлкә объекты – мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, спорт объектлары, мәдәният учреждениеләре кышкы чорга әзер. Кышка әзерлек барышында капиталь һәм агымдагы төзекләндерү программалары кысаларында йорт эчендәге җылыту торбаүткәргечләренең 120 чакрымнан артык өлеше алмаштырылган, 15,5 мең диярлек җылыту җайланмасы урнаштырылган. Йорт эчендәге 11 мең чакрым җылыту системасында һәм диаметрлары 50 башлап 1200 мм кадәр булган 2 мең чакрым магистраль һәм квартал эче җылылык челтәрләрендә юдыру, һава кудыру һәм ревизия эшләре башкарылган. Предприятиеләрнең капиталь ремонт программалары кысаларында 63,5 чакрым торбаүткәргеч алмаштырылган. Кышкы басымнарга “Казан электр челтәрләре”нең 100 үзәк җылылык пункты һәм “Казэнерго”ның 26 пункты әзерләнгән.
Моннан тыш, шәһәрдәге барлык өч ТЭЦ, Азинодагы, Идел буе һәм Яңа Савин районындагы эре район котельныйлары, “Казэнерго”ның 133 котельные һәм 49 ведомство котельные җылыту чорына әзер.