Республикада яшәүчеләр арасында гриппны кисәтү буенча мәгълүмат кампаниясен оештыру һәм үткәрү хакында

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ел саен көзге-кышкы чорда грипп һәм катлаулы вируслы респираторлы йогышлы чирләр (алга таба – ОРВИ) белән авырып китүчеләр санының артканлыгы күзәтелүе хакында искәртә, бу очраклар барлык йогышлы чирләрнең 95%ын тәшкил итә. Ел саен дөньяда грипп һәм ОРВИ белән якынча 500 миллион кеше авырый, аларның 2 миллионы катлаулыга китү очракларыннан һәлак була. Россиядә ел саен 41,2 миллион авыру очрагы теркәлә, Татарстан Республикасында ел саен халыкның 13%ы авырый. Грипп белән ОРВИ аркасында китерелгән икътисадый зыян йогышлы чирләрдән барлыкка килә торган барлык икътисадый югалтуларның 86%ын тәшкил итә.

Гриппка каршы дөньяви һәм илкүләм алып барылган көрәштән күренгәнчә, нәкъ менә вакцинопрофилактика әлеге катлаулы чирдән шәхсән һәм массакүләм саклануның иң үтемле чарасы булып тора. Соңгы биш елда республикада 4 миллионнан артык кешегә прививка ясалган, шушы чорда грипп белән авырып китү очраклары 12 мәртәбәгә кимегән, шул ук вакытта вакцинацияләү дәрәҗәсе 22% алып 27% кадәр арткан.

Теләсә нинди коллективның 70-80%ын вакцинацияләү әлеге коллективта грипп белән авырып китүне бер очракка калдырырга яки аны бөтенләй булдырмаска мөмкин, территориядә яшәүче халыкның 40%ын иммунизацияләү эпидемияне юкка чыгара.

Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибы А.Ю. Попованың “2016-2017 елларда эпидчорда грипптан һәм ОРВИдан профилактикалау буенча чаралар хакында” 03.06.2016г. №70 карарының 2.5 пунктын үтәү максатында идарә тарафыннан киңкырлы мәгълүматлаштыру компаниясен үткәрү оештырыла, аның төп максаты халыкка грипптан вакцина ярдәмендә саклануның өстенлекләре, грипп белән чирләп китү билгеләре ачыкланган очракта медицина ярдәмен алу буенча мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итү зарурлыгы турында, грипптан һәм башка төрле көчле респиратор чирләрдән саклау чараларын күрү хакында хәбәр итүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International