ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Казан синтетик каучук заводы” ҖЧҖ административ җаваплылыкка тартты

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 24 августында Татарстан Республикасының Арбитраж суды ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге закон таләпләрен энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге программага карата билгеләнгән таләпләрне фактта үтәү турында хисапны билгеләнгән чорда тапшырмау өлешендә үтәмәгән өчен  “Казан синтетик каучук заводы” ҖЧҖ (территориаль, челтәр оешмасын) карата 50 мең сум күләмендә штраф салып, административ җаваплылыкка тарту турында чыгарылган карарның законлы һәм хокуклы булуын таныды.

Дәүләт комитеты, “Энергияне саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” 23.11.2009 №261-ФЗ Федераль законның 25 статьясы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.05.2010 №340 карары белән расланган Энергияне саклау һәм җайга салына торган эшчәнлек башкаручы оешмаларның энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләр билгеләү кагыйдәләренең 14 пункты нигезләмәләрен исәпкә алып, территориаль челтәр оешмаларының, Дәүләт комитетының 28.03.2014 №98 боерыгы белән расланган таләпләрне исәпкә алып, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге программаны расларга һәм тормышка ашырырга, шулай ук агымдагы елның 1 февраленә кадәр булган чорда Дәүләт комитетының 28.01.2015 №24 боерыгы белән расланган рәвештә алдагы елда аның тормышка ашырылуы турында хисап тапшырырга тиеш булулары хакында искәртә.

Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләт бирелгән органга белешмәләрне тапшырмау, әгәр дә белешмәләрне тапшыру зарурлыгы тарифларны билгеләү, үзгәртү, кертү яки гамәлдән чыгару өчен норматив-хокукый актларда каралган булса, шуңа бәрабәр рәвештә аларны вәкаләтле орган күрсәткән чорда тапшырмау – вазифаи затларга өч мең сумнан алып биш мең сумга кадәр; юридик затларга илле мең сумнан алып йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International