23.06.2016 № 205 Федераль закон кабул ителү сәбәпле, 2016 елның 1 сентябреннән башлап РФ Административ хокук бозулар кодексына (РФ КоАП) кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.
Яңалыклар махсус тукталышларда транспорт чараларын урнаштырган һәм саклаган өчен түләү чорларын үзгәртүне күздә тота, ягъни 1 сентябрьдән башлап автомобиль хуҗасы эвакуацияләнгән машинаны транспорт чарасын урнаштырган һәм саклаган өчен түләгәнче алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында транспорт чараларын махсуслаштырылган тукталышларга урнаштыру һәм шунда саклау өчен түләүнең үлчәм берәмлекләре гамәлдә, алар Тарифлар буенча дәүләт комитетының 12.09.2014 № 7-17/т карары белән билгеләнгән. Бу хактагы мәгълүмат Дәүләт комитеты сайтындагы түбәндәге бүлектә урнаштырылган: http://kt.tatarstan.ru/tariff2014/plata_spec_stop.htm.
Татарстан Республикасында 2016 елның 1 сентябреннән башлап түләү күләмнәрен үзгәртүгә карата нинди дә булса үзгәрешләр каралмаган.