Яңа акча сурәтләрен сайлау конкурсында Татарстан башкаласы яңа этапка чыкты

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчалар өчен сурәтләр сайлау конкурсында Казан ике сайлау турыннан узды. Татарстанның символлары булган Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты өчен бик күп тавыш бирелде.

2016 елның 1 октябреннән башлап, гадәти тавыш бирүдән кала, Россия Банкының ачык ишекләр көненә багышлап, теләге булган һәркем банктагы теләсә нинди төп идарәне яки бүлекне карый, урында тәкъдим ителгән анкетаны тутырып, аны тавыш бирү әрҗәсенә сала ала.

Моннан тыш, “Комсомольская правда” белән “Аргументы и факты” газеталарының 14 һәм 15 сентябрь көннәрендә басылачак федераль басмаларындагы анкетаны тутыру мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

Белешмә өчен

28 июньнән башлап твоя-россия.рф сайтында, Россия Банкы инициативасы буенча, халык өчен тавыш бирү ачылды, аның нәтиҗәләре буенча 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнүгә дәгъва кылучы шәһәрләрнең һәм территорияләрнең һәм аларның символларының киңәйтелгән исемлеге формалаштырылды. Сайлау өч этапта уза һәм 2016 елның 7 октябрендә төгәлләнә, ул вакытта “Россия-1” телеканалы эфирында конкурста җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International