Яңа Казан – Таулы Алтай – Казан маршруты буенча субсидияләнә торган рейска билетлар сатыла башлый.
17 сентябрьдән башлап, дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә, 50 урынга исәпләнгән “CRG 200” һава судноларында очышлар башкарыла башлаячак. Татарстан башкаласыннан 02.00 сәгатьтә китеп, Таулы Алтайга 10.00 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкин. Таулы Алтайдан кире рейс 11:00 сәгатьтә китә һәм Казанга 11.00 сәгатьтә килеп җитә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Казан – Таулы Алтай – Казан маршруты буенча әлеге авиаочыш РФ Хөкүмәтенең 25.12.2013 №1242 карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләнә. Юл бәясе 5640 сум тәшкил итәчәк, әлеге рейста ягулык җыемнары каралмаган. Ташламалы билетлардан ничә яшьтә булуына карамастан, теләсә кайсы категория гражданнары, шул исәптән чит ил кешеләре дә файдалана ала. Очышларны “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе гамәлгә ашыра, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.