Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Инвестор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 23 микрорайон, 9/24 һәм 11 санлы йортлар районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

2. “Инвестор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 23 микрорайон, 9/24 һәм 11 санлы йортлар районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

3. “Нефтехимэнергоснаб” фәнни-җитештерү үзәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 58 микрорайон, 58/18 санлы торак йорт районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Нефтехимэнергоснаб” фәнни-җитештерү үзәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 58 микрорайон, 58/18 санлы торак йорт районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

5. 2016 елга эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.

(Алабуга м.р.: “Тарловка – Сервис” ҖЧҖ; Питрәч .р.: “Иңдарәче компания” МУП).

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International