Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Инвестор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 23 микрорайон, 9/24 һәм 11 санлы йортлар районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
2. “Инвестор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 23 микрорайон, 9/24 һәм 11 санлы йортлар районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
3. “Нефтехимэнергоснаб” фәнни-җитештерү үзәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 58 микрорайон, 58/18 санлы торак йорт районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
4. “Нефтехимэнергоснаб” фәнни-җитештерү үзәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., 58 микрорайон, 58/18 санлы торак йорт районында урнашкан, җир асты автотукталышы белән күпкатлы торак йорт”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
5. 2016 елга эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.