1 сентябрьдә Казанда 71 һәм 68 санлы маршрут автобусларының хәрәкәт итү схемасы үзгәрә

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

“Вахитов мәйданы – Самосыр зираты” юнәлешендәге (боҗра буйлап хәрәкәт итүче) 71 санлы автобусның хәрәкәт итү маршруты түбәндәге өлештә үзгәрәчәк: “Татарстан ур. – Ш.Камал ур. – 5 санлы шәһәр клиник хастаханәсе – боҗралы хәрәкәт – Ш.Камал ур. – Татарстан ур.”, алга таба маршрут буенча.

Моннан тыш, 1 сентябрьдән башлап “Т.ю. вокзалы – Вознесенское т.м.” юнәлешендәге 68 санлы маршрут автобусының юлы, аталышын “Т.ю. вокзалы – Иман ур.” итеп үзгәртеп, актыккы “Иман ур.” тукталышына кадәр  озынайтыла. Бу хәл “Запастагы офицерлар һәм прапорщиклар берлеге” торак массивында яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле. Автобус маршруты тәҗрибә рәвешендә ике айга озынайтылачак, дип хәбәр иттеләр Казан мэриясендә.

http://www.kzn.ru/news/55334-s-1-sentyabrya-v-kazani-izmenitsya-shema-dvizheniya-avtobusnyh-marshrutov-%E2%84%9671-i-%E2%84%9668

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International