Татарстан башкаласында “Ачык Казан” системасына тапшырылган гаризаларның 99,6%ы башкарылган

2016 елның 12 августы, җомга

Бүгенге көндә “Ачык Казан” системасына шәһәрдә яшәүчеләрдән 1,34 миллион гариза килеп ирешкән. Аларның 99,6%ы үтәлгән.

“Ачык Казан” системасы аша ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә комиссия 0-0,91% тәшкил итә һәм Татарстан башкаласында шушы өлкә хезмәтләре өчен акча күчерүче онлайн-түләү системалары арасында иң түбәне булып санала. Әйтик, “Татфондбанк” ААҖ карталарына ия булучылар ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түли ала. Башка банк карталарыннан файдаланучылар өчен ул 0,91% тәшкил итә.

“Ачык Казан” системасы – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә халык, торак оешмалары һәм Казанның Башкарма комитеты өчен бердәм инструмент булып тора. Хәзерге вакытта ул гаризаларны тапшыру һәм күзәтү системасы гына булып калмыйча, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә торган аналитик инструмент та булып тора. “Ачык Казан” системасы аркасында ТКХ өлкәсендә контрольлек итүче орган һәм хезмәт алучының үзе тарафыннан һәр башкаручының эшчәнлеге нәтиҗәсен һәм эшләрнең башкарылу сыйфатын турыдан-туры оператив бәяләү мөмкинлеге барлыкка килде.

Хәзерге вакытта система күпфатирлы йортның һәр конструктив элементының физик торышын һәм искерү дәрәҗәсен бәяләү, йортның торышын һәм агымдагы кыйммәтләнгән исәпләмәләрне исәпкә алып, ремонтлау-торгызу эшләренең бәясен исәпләп чыгару, күпфакторлы математик модельләр нигезендә күпфатирлы йортның торышын фаразлау; ТКХ хезмәтләре өчен түләү мөмкинлеген бирә.

Моннан тыш, iOS һәм Android платформаларында кесә телефоннары өчен дә махсус кушымта эшләнгән, ул, теге яки бу вазифасын яхшырту яки өстәмәләр кертү рәвешендәге тәкъдимнәрне исәпкә алып, даими рәвештә камилләшеп тора.

Капиталь ремонт һәм агымдагы ремонт программалары буенча эшләрнең фактик башкарылуын күзәтеп бару вазифасын кертү эше дәвам итә, бу исә алга таба әлеге эшләрне идарәче компанияләр, шәһәр хезмәтләре һәм йортларда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан контрольдә тоту мөмкинлеген бирәчәк.

Алга таба коммуналь хезмәтләр тарафыннан ресурслар бирүнең үтәкүренмәле булу механизмын һәм алар адресына акча җибәрүнең ачык булуын җайга салу планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсендә.

http://www.kzn.ru/news/55291-v-stolitse-tatarstana-vypolneno-bolee-996-zayavok-v-sistemu-%C2%ABotkrytaya-kazan%C2%BB

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International