27 августта Казанда Салих Сәйдәшев һәм Шаляпин урамнары тулысынча ябык булачак

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Казанда Салих Сәйдәшев һәм Шаляпин урамнары буенча автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатып торыла.

Салих Сәйдәшев урамындагы Сара Садыйкова урамыннан башлап Шәриф Камал урамына кадәрге хәрәкәт итү өлешләре һәм Шаляпин урамындагы Павлюхин урамыннан башлап Ботаническая урамына кадәрге хәрәкәт итү өлешләре 27 август көнендә 7.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр тулысынча ябык булачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Ябу эшләре шушы урамнардагы хәрәкәт итү өлешләрен ремонтлауга бәйле.

Шәһәрнең башкарма комитеты автомобильчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.

http://www.kzn.ru/news/55345-27-avgusta-v-kazani-budut-polnostyu-zakryty-ulitsy-saliha-sajdasheva-i-shalyapina

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International