29 августта Казанның Киров районындагы кайбер йортларга су бирелүне туктатып торачаклар. Бу хәл спорт объектындагы суүткәргечне гамәлдәге суүткәргечкә тоташтыру эшләренә бәйле планлы чаралар белән аңлатыла.
9.00 сәгатьтән башлап, 29 август көнендә, 30 августның 6.00 сәгатенә кадәр шушы адреслар буенча су булмаячак: Горьковское шоссе ур., 100, 102, 103, 118а, 160, 160 к.1, Зәңгәр күл ур., Аккош күле ур. һәм Залесный бистәсендә.
Сулы автоцистерналар якында урнашкан йортларда яшәүчеләрдән килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП матбугат хезмәте.