30 августта Казандагы шәһәр транспортының эш режимы озынайтылачак

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Ял көне булып саналучы 30 август – бәйрәм көнендә Казанда шәһәр пассажир транспортының эше ял көне тәртибе буенча, эш режимын 23.30 сәгатькә кадәр озынайтып оештырылачак.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 30 августта метрополитен кичке чорда хәрәкәт итү графигы тизләтелгән режимда (төнге унике сәгатькә кадәр) эшләячәк, шулай ук 5 санлы трамвай маршрутының да эше кичке вакытта 18 берәмлек хәрәкәт составына кадәр һәм Декабристлар урамы буенча хәрәкәт итүче  6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 89, 98 маршрут автобусларының да эше тизләтеләчәк.

Бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң шәһәрдә яшәүчеләрне ташу өчен 21.00 сәгатьтә Декабристлар урамы буенча түбәндәге пунктларда 70 берәмлек күләмендә махсус хәрәкәт составы оештырыла:

Декабристлар ур., 2 (полиграф-нәшрият комплексы) Ибраһимов пр. юнәлешендә – 42 автобус: 45, 60, 18, 6, 15, 36, 46, 75, 33, 35, 37, 62, 89, 43 санлы маршрутлар.

Декабристлар ур., 1 (“Ак Барс Банк”) Меңъеллык мәйданы юнәлешендә – 28 автобус: 1, 30, 31, 22, 56, 2, 29, 89, 35а, 33 санлы маршрутлар.

30 августта, Республика көнендә һәм Шәһәр көнендә, Казанда киң күләмле мәдәни программа планлаштырыла, ул бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

http://www.kzn.ru/news/55372-30-avgusta-budet-prodlen-rezhim-raboty-gorodskogo-transporta-kazani

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International