1 һәм 2 сентябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

 1 һәм  2 сентябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Уттан өзү ЛЭПка, трансформатор подстанцияләренә планлы ремонт ясау һәм Казан электр челтәрләренең бүлү челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте.

1 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адресларында ут булмаячак: Роторная ур., 7, 9, 11.

2 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының Пихтовая, Верхоянская, Песочная урамнары буенча шәхси сектор йортларында ут булмаячак.

2 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адреслары буенча электр булмаячак: Качалов ур., 86, 104, Спартаковская ур., 125, 141 һәм Идел буе районының түбәндәге адреслары буенча: Газовая ур., 4, Ипподром ур., 14, 17.

http://www.kzn.ru/news/55396-1-i-2-sentyabrya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International