«УК «Жилсервис» ЧҖҖ электр энергиясен кулланучылар өчен мәгълүмат

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2012 елның 4 маендагы карары белән расланган электр энергиясен ваклап сату базарларында яшәп килгән Төп положениеләрнең 16нчы пункты нигезендә (алда – Төп положениедә) «УК «Жилсервис» ЧҖҖ электр энергиясен кулланучыларга түбәндәгеләрне хәбәр итә:

1. Электр энергиясен ваклап сату базарларында яшәп килгән Төп положениенең 15нче пунктындагы 8нче абзацка ярашлы рәвештә,  «Татэнергосбыт» АҖ Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетына «УК «Жилсервис» ЧҖҖнең түләүләр буенча үз бурычын тиешенчә үтәмәвенә бәйле рәвештә, «Татэнергосбыт» АҖ һәм «УК «Жилсервис» ЧҖҖ арасында 2009 елның 5 июнендә  төзелгән 81199Э нче килешүен башкарудан баш тартуы турында хәбәр итте.

2.        АО «Татэнергосбыт» - үз эшчәнлеге зонасы чикләрендә энергия кабул итүче җайланмалары  урнашкан «УК «Жилсервис» ЧҖҖ кулланучыларына гарантияле хезмәт күрсәтергә бурычлы тәэмин итүче.

 «Татэнергосбыт» АҖ филиалы   - Идел буе бүлегенең түләү реквизитлары:

Юридик затлар өчен:

АО «Татэнергосбыт»

ИНН 1657082308 КПП 165701001

Р/с 40702810945030000190

в ПАО «Ак Барс» г. Казань

К/с 30101810000000000805

БИК 049205805

 

 

Физик затлар өчен:

АО «Татэнергосбыт»

ИНН 1657082308 КПП 165701001

Р/с 40702810845030000193

в ПАО «Ак Барс» г. Казань

К/с 30101810000000000805

БИК 049205805

3. «Татэнергосбыт» АҖнең «УК «Жилсервис» ЧҖҖ кулланучыларына хезмәт күрсәтү датасы һәм вакыты: 2016 елның 1 октябрендә  00 сәгать  00 минуттан.

4.        «УК «Жилсервис» ЧҖҖ кулланучыларына 2016 елның 10 октябрендә 00 сәгать 00 минуттан исәпләү приборлары күрсәткечләрен алырга һәм 2 айдан да соңга калмыйча Төп положениенең 21нче пунктына ярашлы рәвештә кулланучы белән килешү төзелү турында гарантияле тәэмин итүчегә хәбәр итәргә, башка очракларда  - кулланучы белән электр энергиясен күчерү буенча хезмәт күрсәтү буенча килешү төзелгән челтәрле оешмалар адресына, андый килешү төзелмәгәндә – кулланучының энергия кабул итүче җайланмалары тоташкан электр хуҗалыгы объектларына тоташкан челтәрле оешмаларга.

5.        2016 елның 1 октябреннән 2 айдан да соңга калмыйча кулланучылар белән  электр энергиясен сатуны тәэмин итүче оешмалар белән 2016 елның 1 октябреннән башлап электр энергиясен аларга сату шартлары белән килешү төзелергә тиеш.

6. Төп положениенең 26нчы пункты нигезендә, әгәр «УК «Жилсервис» ЧҖҖ хезмәт күрсәтүче кулланучыларның электр кабул итүче  җайланмалары  кушылган электр челтәрләре белән  килешү төзелмәсә, челтәрле оешма: 

аларга килешү төземичә электр энергиясен сатуны тәэмин итүче һәм шул ук вакытта чынбарлыкта электр энергиясен кулланучы затларны ачыклый;

әлеге документта күрсәтелгән тәртиптә электр энергиясе куллануның исәпкә алынмавы турында  акт төзи;

әлеге документка ярашлы рәвештә кулланучыга гарантияле хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән датадан алып килешү төземичә кулланылган электр энергиясе  күләмен исәпли;

килешүләрсез кулланылган электр энергиясен туктату  һәм электр энергиясенә түләүләрне тәэмин итү буенча электр энергиясен куллану режимын тулысы белән чикләү юлы белән чаралар күрә.

Электр энергиясен куллану режимын чикләү кулланучы белән аңа электр энергиясен сатуны тәэмин итүче арасында килешү төзелгән һәм килешү тәртибендә билгеләнгән электр энергиясе өчен түләү буенча челтәрле  оешма алдында бурыч үтәлгән очракта гына юкка чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International