Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 26 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Тимер юлларда Түбән Кама шәһәренең “Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге иң югары тарифларны билгеләү хакында.

2. Тимер юлларда Чаллы шәһәренең “Железнодорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге иң югары тарифларны билгеләү хакында.

3. Элеваторстрой” тимер-бетон эшләнмәләре һәм конструкцияләре заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бирә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

4. 2016-2019 елларга “Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International