Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Тимер юлларда Түбән Кама шәһәренең “Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге иң югары тарифларны килештерү хакында.

2. Тимер юлларда Чаллы шәһәренең “Железнодорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик күләмдәге иң югары тарифларны килештерү хакында.

3. Элеваторстрой” тимер-бетон эшләнмәләре һәм конструкцияләре заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бирә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.

4. 2016-2019 елларга “Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар килештерү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International