“Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу” Россиякүләм гамәли семинар үткәрү турында

2016 елның 5 августы, җомга

2016 елның 26-28 октябрь көннәрендә Мәскәүнең “Измайлово” кунакханәләр комплексында IX Еллык “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу” Россиякүләм гамәли семинары булачак.

Хәзерге вакытта кризис шартларында халык арасында социаль һәм икътисади киеренкелекне киметү РФ Хөкүмәтенең төп бурычы булып тора. ТКХ тармагы илнең икътисадында мөһим урыннарның берсен алып тора, шуңа бәйле рәвештә аны үзгәртеп коруга, модернизацияләүгә һәм тарифлар сәясәтендәге системалы үзгәрешләргә зур игътибар бирелә. Коммуналь комплекс предприятиеләренең үткен эшләве өчен тарифларның үз вакытында һәм тулы күләмдә билгеләнүе зарур.

Чара бүгенге көндә иң актуаль, бәя билгеләү һәм коммуналь предприятиеләрнең тарифларын формалаштыру нигезләренә бәйле булган мәсьәләләргә багышлана. 2015 елдан башлап Семинар Россия Төзелеш министрлыгының Дәүләт Академиясенең рәсми теләктәшлеге белән уза.

Чара ТКХ тармагындагы тарифлар сәясәтенә бәйле эшлекле чаралар арасында иң күләмлесе булып тора. Ел саен анда Россиянең барлык төбәкләреннән су белән тәэмин итү һәм су бүлү, җылылык һәм энергетика белән тәэмин итү предприятиеләреннән 300 артык җитәкче һәм хезмәткәр катнаша.

Өч көнгә сузыла торган чараның төп темасы ТКХ тармагында тарифларны җайга салу булачак. Профильле ведомстволарның вәкилләре һәм торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эксперт-гамәлчеләр безнең илдәге ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның белгечләренә тарифларны җайга салудагы актуаль үзгәрешләр, перспективалар һәм нечкәлекләр турында сөйләячәкләр. Чара программасында: закон чыгару һәм хокукый мәсьәләләргә кагылышлы пленар утырыш, тематик секцияләр, шулай ук аерым тар белгечлеккә багышланган, су белән тәэмин итү һәм су бүлү, җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүдә тарифларны җайга салу үзенчәлекләренә бәйле секцияләр.

Семинарның максаты түбәндәге сорауларга гамәли чишелешләр һәм җаваплар алудан гыйбарәт: 

· 2016-2018 елларга тарифларны җайга салуның төп принциплары.

· 2017 елда законнарга кертү буенча планлаштырыла торган үзгәрешләр

· Илнең коммуналь системасын үстерүгә карата социально-икътисади фараз

· Коммуналь инфраструктураны үстерүгә ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фондыннан финанс чараларын алу тәртибе

· ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында эшләү тәртибе

· Коммуналь предприятиеләрнең хисапланган эшмәкәрлек кереме

· Тарифлар буенча ризасызлыкларны судка кадәр җайга салу

· Концессия килешүләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм мөмкин булган куркынычлар

· ТКХ тармагының кабул ителгән һөнәри стандартларын куллану

· Туры шартнамәләр: өстенлекләре һәм кимчелекләре, шартнамә схемалары һәм штраф санкцияләре

Семинар эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык минитрлыгы, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникауцияләр министрлыгы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Россиянең Монополиягә каршы хезмәте вәкилләре һәм бүтән һөнәри бергәлекләрнең вәкилләре катнашачак. 

Семинарны оештыручы: “Управление ЖКХ” мәгълүмат порталы.

Семинарда катнашучы буларак теркәлү өчен проектның координаторы белән элемтәгә керергә кирәк: 

Анна Владимировна Геркогло, тел.: +7(905) 567-14-69, a.gerkoglo@od-group.ru

Семинарның программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International