4-5 августта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларда ут булмаячак

2016 елның 2 августы, сишәмбе

4-5 августта Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Электрдан өзеп тору ЛЭПка, трансформатор подстанцияләренең электр-техника җайланмаларына планлы ремонт үткәрүгә һәм Казан электр челтәрләренең бүлү челтәрләрендәге җайланмаларга хезмәт күрсәтүгә бәйле, дип хәбәр итә “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте.

4 августта 8.00-17.00 сәгатьләрдә электр энергиясе Вахитов районының шушы адресларында булмаячак: Тукай ур., 14, 20, 31.

9.00-17.00 сәгатьләрдә Идел буе районындагы түбәндәге адресларда ут булмаячак: Имәнлек ур., 40, 43а, 47, Җиңү Проспекты ур, 44,шулай ук Башкирская, Землемерная, Землемерная 2-я, Локомотивная, Лодейная, Люблинская, Нижнекамская, Нижнекамская 2-я, Пожарная, Техническая, Тихорецкая урамнарындагы шәхси сектор йортларында да ут булмаячак.

5 августта 9.00-17.00 сәгатьләрдә Идел буе районының түбәндәге адресларында ут булмаячак: Имәнлек ур., 25а, 25б, 25в, 17, 21, 23, 27 һәм  Борисково бистәсенең Борисковская, Запорожская, Дегтярева, Докучаева, Канская, Тульская, Полонная урамнары буенча урнашкан йортларда.

http://www.kzn.ru/news/54998-4-5-avgusta-v-ryade-domov-vahitovskogo-i-privolzhskogo-rajonov-kazani-otklyuchat-svet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International