Казанның барлык өч символы да банкнотларда урнаштыру буенча беренче сайлау турыннан үтте

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

29 июльдә Россия Үзәк банкының ике йөз һәм ике мең сумлык яңа кәгазь акчаларда урнаштыру өчен иң яхшы символларга карата конкурсының беренче турыннан узды.

Нәтиҗәдә Татарстан башкаласындагы өч истәлекле урын – Казан Кремле (Казансуның каршы ягындагы торышы), Кол Шәриф мәчете һәм Казан федераль университеты биналары – биш меңнән артык тавыш җыеп, икенче турга узган. 49 номинанттан торучы тулы исемлек Твоя-Россия.рф. сайтында урнаштырылган. Конкурсның икенче этабы 5 августтан башлап 30 августка кадәрге чорда узачак. Социологлар, иң популяр ун шәһәрне яки территорияне һәм аларга кагыла торган егерме символны сайлап алу өчен, россиялеләр арасында зур күләмле сораштырулар үткәрә. Конкурс нәтиҗәләре 7 октябрьдә билгеле булачак. Казан яңа купюралар өчен өч символ тәкъдим итүче беренче кала булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International