1-нче августта Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетә. Әлеге күренеш ике суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
1-нче август көнне сәгать 9.00 алып 2-нче август сәгать 4.00 кадәр түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда су булмый:
Академик Губкин урамы, 52а, 52б;
Җиңү проспекты, 198, 198а, 200, 200а, 202, 206, 214, 214 к.1; 220, 220 к.1,2; 230.
Кече Клыки бистәсендә су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Большая Красная урамы, 47а, Дорожный тыкрыгы, Заречная, Яңа Татарстан урамнары, Совхоз урамы, 34а, 34б.
Су тутырылган автоцистерналар Академик Губкин урамы, 52а, 2-нче Азино урамы, 1б, Дорожный тыкрыгы, 6 адреслары буенча торачак, дип хәбәр итә “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте һәм алдан су запасы туплап куярга киңәш итә.