25 июльдән Казанда “Халитов урамы – 9 микрорайон” маршруты буенча йөри торган 4-нче номерлы трамвайның хәрәкәт графигы үзгәрә. Вагон 21.00 кадәр хәрәкәт итәчәк.
Әлеге күренеш Р.Зорге урамы буенча Гарифьянов урамыннан алып Даурия урамына кадәрге трамвай юлларын төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте. График төзекләндерү эшләре тәмамланганчы гамәлдә булачак.