Казан яңа банкнотларда сурәтләнүгә лаек

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) 2017 елда 200 һәм 2000 номиналлы акчаларны чыгарырга планлаштыра. Аларның дизайны турында җәмәгатьчелек арасында фикер алышулар бара. “Твоя-Россия.рф” сайтында тавыш бирүнең беренче этабы ачык. Әлеге этап 2016 елның 28 июленә кадәр дәвам итәчәк һәм шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлеген һәм аларга туры килә торган символларның исемлеген төзүгә юнәлдерелгән. Аның нәтиҗәсендә дәгъва кылучыларның исемлегенә кимендә биш мең тавыш җыйган шәһәрләр һәм символлар эләгәчәк.

Конкурсның ахыргы нәтиҗәләре 2016 елның 7 октябрендә игълан ителәчәк.

Күп гасырлык тарихы булган һәм Россия төбәкләренең башкалалары арасында абруйлы урында урнашкан Казан шәһәре яңа акча кәгазен бизәүгә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International