21 июльдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

21 июльдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Электр белән тәэмин итүне туктатып тору ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларын планлы ремонтлауга һәм Казан электр челтәрләренең бүлү челтәрләрендәге җайланмаларга техник хезмәт күрсәтүгә бәйле, дип хәбәр итә “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте.

Эшләр графигы буенча, 9.00-17.00 сәгатьләрдә Идел буе районының Салмачы бистәсендә 4-я Зеленая, Үзәк урамнарында электр булмаячак.

9.00-17.00 сәгатьләрдә  Совет районының түбәндәге адресларында утны өзеп торачаклар: Даурия урамы, 15 (№224 балалар бакчасы); Нокса авышлыгы, 11, 14, 14а, 20/1, 20/2, 20/3, 22, 24, 24а;

Отрадная ур., 2, 4, 6, 8, 12, 16, 14, 10.

Моннан тыш, Совет районының кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарында да электр булмаячак, дип хәбәр итә “Су каналы” МУП матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/54797-21-iyulya-v-ryade-domov-kazani-otklyuchat-svet

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International