13 июльдә Казанның кайбер йортларында электр бирүне туктатып торачаклар. Уттан өзү планлы рәвештә ЛЭП ремонтлауга, трансформат подстанцияләренә электротехник хезмәт күрсәтүгә һәм Казан электр челтәрләренең бүлү челтәрләрендәге җайланмаларга техник хезмәт күрсәтүгә бәйле, дип хәбәр итә “Челтәр компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте.
Эшләр графигы буенча, 8.00-17.00 сәгатьләрдә Вахитов районының түбәндәге йортларында электр булмаячак: Дзержинский ур., 27, Театр ур., 1/29, 5, 13.
9.00-17.00 сәгатьләрдә Идел буе районындагы түбәндәге йортларда ут булмаячак: Мәүлетов ур., 37, 39, 41, Парин ур., 2, 4, 4а.
9.00-17.00 сәгатьләрдә Идел буе районының Тынычлык бистәсендә түбәндәге урамнарда яшәүчеләрнең йортларында электр булмаячак: 1-я Березниковская, 1-я Резвая, 2-я Березниковская, 4-я Давликеевская, 4-я Рубежная, Ачинская, Земледельческая, Миргородская, Надеждинская, Надпойменная, Ново-Давликеевская, Резвая, Рощинская, Томская.
9.00-18.00 сәгатьләрдә Совет районының түбәндәге йортларында электр булмаячак: Журналистлар ур., 3, 5, 7, 9, 11, 13, Җиңү пр., 78.
Моннан тыш, Вахитов һәм Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарында да ут булмаячак.
http://www.kzn.ru/news/54677-13-iyulya-v-ryade-domov-kazani-otklyuchat-svet