Ярты ел эчендә Татарстанда яшәүчеләр электрон рәвештә 37 миллионнан артык хезмәттән файдаланган

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Татарстанда электрон хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләр саны артканнан арта бараберенче яртыеллыкта республикада яшәүчеләр электрон рәвештә 37 миллионнан артык хезмәттән файдаланган, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 50%ка арткан. ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә торган гаризаларның саны 74% ка арткан, табибларга һәм хөкүмәт органнарында эшләүчеләргә язылучылар саны популярлаша бара. 2015 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 92%ка арткан.

Белгечләр шулай ук порталдан файдаланучылар арасында автотүләүләрнең, мәктәп картасы, ТКХ квитанцияләре һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрнең дә артуы хакында искәртәләр. Порталны даими камилләштереп тору мондый артымга иң беренче чиратта тәэсир итә. Әйтик, 1 июльдән башлап, татарстанлылар балалар бакчасы өчен ата-аналарның түләүләреннән төп яки өстәмә компенсациясен билгеләү буенча хезмәттән файдалана ала, шуның аркасында бу максатта социаль яклау органнарына бару зарурлыгы калмый. Шушы ук вакыттан башлап төбәкнең ведомствоара хезмәттәшлек итү системасында ЗАГС белешмәләрен соратып алу механизмы да тормышка ашырыла. Ел саен кимендә 400 мең гариза килер дип көтелә.

ТР дәүләт хезмәтләре порталының артып килүче популярлыгы аның эшендәге финанс күрсәткечләрен арттыруга да стимуллаштыра. Әйтик, 2015 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, түләүләрнең суммасы 110%ка арткан һәм быелның 6 аенда 5 млрд.116 млн. сум тәшкил итте, дип хәбәр итә ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгының матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/54671-za-polgoda-zhiteli-tatarstana-poluchili-bolee-37-mlnuslug-v-elektronnom-vide

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International