Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:
1. “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автономияле югары белем бирү учреждениесе өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.
Бу мәсьәлә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.