Казанлыларга ташламалы дарулар алу хокукын торгызырга тәкъдим итәләр

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Казанлыларга соцпакет алу һәм ташламалы даруларны бушлай алу хокукын торгызырга тәкъдим итәләр. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр тиешле гаризаны тапшырырга кирәк. Бу хезмәтләрдән баш тартып, ташламага ия булучылар акчалата компенсация алырга мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Республиканың клиник онкология диспансерына ташламалы даруларны алудан баш тартучы пациентлардан социаль пакетны кире кайтару турында мөрәҗәгатьләр килә. Бу җитди чирләрне дәвалау өчен зур күләмдәге матди чыгымнарга бәйле. Соцхезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңадан кайтару өчен 2016 елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2016 елда бушлай дарулар алучыларга гариза бирү зарурлыгы юк.

Исегезгә төшерәбез, федераль бюджет акчалары хисабыннан кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле тормышка ашырыла. Федераль ташламага ия булучыларга сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, бөтен төркем инвалидлары, инвалид балалар, блокадчылар һәм башкалар карый.

http://www.kzn.ru/news/54548-kazantsam-predlagayut-vozobnovit-pravo-polucheniya-lgotnyh-lekarstv

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International