Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 1 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Гренада паркындагы йөзү бассейны”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

2. “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Гренада паркындагы йөзү бассейны”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

3. “Урман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., Тынычлык проспекты, 16Б й. адресы буенча физик культура һәм спорт административ-офис биналары”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Урман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., Тынычлык проспекты, 16Б й. адресы буенча физик культура һәм спорт административ-офис биналары”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International