Татарстанда гражданнарны тимер юлларда җәрәхәтләнүләрдән кисәтү айлыгы үткәрелә

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Татарстанда гражданнарны тимер юлларда җәрәхәтләнүләрдән кисәтү айлыгы үткәрелә, аның кысаларында тимер юлларда эшләүчеләр һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре станцияләрдә һәм тимер юл өслеге тирәсендәге кишәрлекләрдә даими рейдлар оештыра. Хәзерге вакытта инде 2,2 мең рейд үткәрелде, алар барышында тимер юл транспорты объектларында – 917, станция аралыкларында тагын 182 иминлек кагыйдәләрен бозучы кеше  ачыкланды. Шәһәрдә яшәүчеләрдән игътибарлы булу һәм тимер юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозмау сорала.

Айлык башыннан бирле тимер юл хезмәткәрләре 8,5 мең белешмәлек таратты һәм 11,1 мең гражданны колачлап, 2,3 әңгәмә, 355 лекция үткәрде, тимер юл транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре турында 230 фильм күрсәтелде. Җәйге лагерьларда ял итүче балалар белән белгечләр аерым эшли – алар өчен балаларны тимер юлда үз-үзеңне имин тоту нигезләренә өйрәтә торган чаралар оештырыла. Шәһәр халкын тимер юлларда булдыра алганча игътибарлы һәм җаваплы булырга, шулай ук балаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтергә өндиләр.

Тимер юлда кисәтү акциясе 2016 елның 10 июленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/54538-v-tatarstane-provoditsya-mesyachnik-po-preduprezhdeniyu-travmirovaniya-grazhdan-na-zhelez

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International