ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Россия коммуналь комплекслы белгечләре өчен ике Гамәли Семинарда катнашты

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 23-24 июнь көннәрендә Россиянең коммуналь комплекс белгечләре өчен бер юлы ике Гамәли Семинар үткәрелде. Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләре өчен, шулай ук җылы белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы өлкәләре өчен тар кысаларда махсуслаштырылган чаралар Россиядәге бизнес-туристлык үзәгендә - Сочида булып үттеләр.

“Управление ЖКХ” мәгълүмат порталы тарафыннан оештырылган семинарлар яр буе “Маринс Парк Отель” кунакханәсенең корылтай үзәгендә булды. Параллель тәртиптә ресурс белән тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен тармак ведомстволарындагы һәм эксперт берләшмәләрендәге вәкилләр белән гамәли секцияләр алып барылды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитеты карамагындагы эксперт советы әгъзасы Елена Владимировна Шерешовец кулланучылар белән турыдан-туры шартнамәләр төзүнең яңа нечкәлекләре турында сөйләделәр.

“Көзге сессия барышында закон проекты кабул ителәчәк һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап без инде актив рәвештә шартнамәчел мөнәсәбәтләргә күчәчәкбез. Турыдан-туры шартнамәләргә ике этапта күчәргә кирәк һәм беренче этап узды инде. 2015 елның 29 июнендә бездә 176 санлы федераль закон кабул ителде, анда 12 статья барлыкка килде, аның буенча гамәлдә булган барлык турыдан-туры шартнамәләр законлаштырыла. Хәзерге вакытта бездә газ буенча шартнамәләрнең 99%ы, энергетика буенча да шартнамәләрнең 70%ы – турыдан-туры”, – диде Елена Владимировна.

Чарада көтеп алынган чыгышларның берсе Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Закон чыгару инициативалары департаменты директоры урынбасары Мария  Юрьевна Николаева белән аның хезмәттәше – Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының ТКХ ДМС проекты җитәкчесе урынбасары Алексей Александрович Евдокимовныкылар булды. Алар ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында эшләү принциплары турында тәгаенләбрәк аңлаттылар, катнашучыларның барлык сорауларына җавап бирделәр һәм үз чыгышларыннан соң шәхси консультацияләр үткәрделәр.

Бәя билгеләү һәм тарифларны җайга салу турында катнашучылар белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге идарәсе башлыгы урынбасары Александр  Сергеевич Федяков сөйләште.

“Без проект эшләдек, анда җылы белән тәэмин итү өлкәсендә чикләмәләрне бетерү күздә тотыла. Без тармак чикләмәләре булмый торган, ә 400 карар эшләячәк мизгелгә тулысынча килеп җитәбез. Быел чикләмәләрне гамәлдән чыгару турындагы закон проекты дөнья күрер дип өметләнәбез. Тарифларны җайга салу алымнарына килгәндә, без җылы белән тәэмин итү өлкәсендә бәя билгеләү нигезендә үзгәрешләр булдырдык һәм җылы белән тәэмин итүче оешма тарафыннан янга калдыруларны саклау методын эшләдек, шундый ук алымнарны су белән тәэмин итү өлкәсенә дә кертергә планлаштырабыз”, – дип сөйләде Федяков.

Тармактагы законнарда булачак үзгәрешләр хакында уникаль мәгълүмат белән Семинарда катнашучылар алдында “Жилкомаудит” ҖЧҖ генераль директоры Маликова Ирина Петровна уртаклашты.

Шулай ук Семинар кысаларында җылы белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы предприятиеләре вәкилләре өчен концессия килешүләре турындагы тема җентекләп аңлатылды. Бу хакта “ИТЦ Энергоэффект” ҖЧҖ директоры урынбасары Ольга Львовна Гиличинская яктыртты. Тарифларны җайга салу һәм суд бәхәсләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча Семинарда “Российские коммунальные системы - Холдинг” ҖЧҖ хокукый һәм корпоратив мәсьәләләр буенча директоры урынбасары  Ольга Александровна Кухарева белән Россиянең “Фортум” энергетика компаниясенең тармакны җайга салу буенча юнәлешен җитәкләүче Елена Павловна Чуйко сөйләде.

Семинарда су белән тәэмин итү һәм су бүлү предприятиеләре вәкилләре өчен концессия килешүләре мәсьәләләре хакында РРАВВ Дәүләти-шәхси партнерлык үзәге җитәкчесе Роман  Русланович Искәндәров сөйләп үтте. Тарифларны җайга салу мәсьәләләре хакында аның хезмәттәшләре РАВВ башкарма директоры Елена  Владимировна Довлатова белән РАВВ башкарма директоры урынбасары Александр  Дмитриевич Эпштейн җиткерде.

Семинарның күпчелек делегатлары билгеләп узганча, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның вәкилләре законнарда үзгәрешләр булганын көтеп тормыйлар, әлеге чарада алган белемнәре аркасында алар гамәлдә булган законнар кысаларында эшләргә әзер.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International